Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Азан бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаганнар
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте узган атнада Урта Әләзән авылында Азан бәйгесе оештырган. Анда «Әнәс ибн Мәлик» мәчетендә укучы утызлап шәкерт катнашкан. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче Ильяс Пурисов, икенче урында Сөләйман Дебердеев һәм өченче урында Ислам Салдаев булган. Шәкертләр шәригать кануннары нигезендә төгәл һәм дөрес итеп намазга чакырырга – азан әйтергә тиеш иде. Аларның һәркайсы биремне төгәл һәм көйле тавыш белән башкарды, дип хәбәр итте Диния нәзарәте. Җиңүчеләргә истәлекле кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Мөгаллим Рамил Тугушев мондый бәйгеләр үткәрүнең мөһимлеген искәрткән, намазны вакытында башкару кирәклеге турында сөйләгән, диелә хәбәрдә.