Татарстанда газ хезмәте вәкилләренең квалификациясен тикшерәчәкләр
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 2021 ел башыннан бирле Татарстанда 49 кеше газ белән агуланган. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада газ хезмәтләре вәкилләренең квалификациясен тикшеру турында йөкләмә бирде. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта һәм 2021 елда торак тапшыру планнары турында сөйләштеләр. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Республикада торак тапшыру планнарын гамәлгә ашыру турында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Ул торак йортларда газ белән агулану темасына тукталды. 2020 елда газ белән агулану очраклары 33 булганлыгын, быел исә 25 очрак теркәлеп, 49 кеше зыян күргәнен әйтте. Шуңа күрә Премьер-министр Алексей Песошин Ростехнадзор һәм республиканың газ хезмәтләренә җиһазларга җентекле тикшерү уздырырга һәм хезмәткәрләрнең белемнәрен тикшерергә кушты. Бигрәк тә газ казаннары урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр игътибарга алынырга тиешлеге искәртелде. Илкүләм проектлар буенча Татарстанның Төзелеш министрлыгы 97 объектта ремонт, төзелеш һәм реконструкция эшләре үткәрәчәк. Хәзерге вакытта республикада 11 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзү эшләре бара. Аларның әзерлек дәрәҗәсе 19,5 процент тәшкил итә. Ел башыннан республикада бер блок-модульле база сафка бастырылган инде, ул Апас районында ачылды. Ветеринария идарәсе карамагындагы биш объектта эшләр тәмамланган, тагын җидесендә капиталь ремонт эшләре бара. Шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 28 бинаның 24ендә ремонт эшләре бара. Бер объект тулысынча төгәлләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә караган тагын бер бинада эшләр төгәлләнгән, хәзер эшләр 11 объектта бара.