Россия Авыл хуҗалыгы үзәге: Татарстанда уҗымнарның 90 проценты яхшы хәлдә
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда көзге культураларның 90 проценты яхшы хәлдә кышлаган дип бәяләнә, зур югалтулар юк. «Чәчүлекләрнең 1 проценты тирәсе начар хәлдә, алар яңадан чәчелә. Барысы да республиканың климат зонасына, хуҗалыкта кулланыла торган технологияләргә, чәчү вакытына бәйле. Уҗымнарның 90 проценты яхшы хәлдә. Хәзерге вакытта зур югалтулар юк», — диде Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе Виталий Новичков «Татар-информ»га. Новичков уҗымнарның һәлак булуы күрсәткече — мөмкин булган чикләрдә, дип өстәде. Әйтик, Кама яны зонасында ул — 7, Көнбатыш Кама аръягында — 10, Көнчыгыш Кама аръягында — 3-4 процентка кадәр тәшкил итә. «Алай зур куркыныч юк. Шикәр микъдары — 20 процент һәм аннан да югарырак. Бу яхшы күрсәткеч. Хәзер күп нәрсә язгы һава торышына бәйле булачак. Җылытып, үсемлекләр үсүгә киткәндә озак вакытка салкыннар килсә, бу куркыныч. Әйтик, төнлә минус 15 градуска кадәр була калса. Апрель салкыннары иң куркынычы», — диде ведомство җитәкчесе. Шул ук вакытта ул тырмалау, тукландыру, биопрепаратлар куллану кебек барлык кирәкле чараларны үтәү уҗымнар үсешенә яхшы ярдәм итәчәк, дип искәртте. Новичков сүзләренчә, быелгы кыш көзге культуралар өчен идеаль булган, шунлыктан «чәчүлекләр өчен барысы да уңышлы килеп чыккан». Арыш -21, бодай -18 градуска кадәр чыдам. Кар җитәрлек һәм ул туңган җиргә яткан. Быел барысы да уҗымнар файдасына, диде белгеч.