Казанда юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы башланды
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчте. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Казанның юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы 15 октябрьдән башланды һәм ул 182 көн — 2021 елның 14 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыттан подрядчы оешмаларның диспетчерлык хезмәтләре, кирәкле сандагы техниканың дежур торуын оештырып, тәүлек әйләнәсе эш режимына күчерелде», — диде докладчы. Ул 25 октябрьгә кышкы сезонга әзерлек тулысынча төгәлләнергә тиеш, дип өстәде.
Казанда 600 данә чамасы кышкы җыештыру техникасы исәпләнә. Күп итеп кар яуганда һәм шәһәрдә «Буран» планы кертелгәндә, аның санын 1000 берәмлеккә җиткерергә мөмкин. Тротуарларны һәм җәяүлеләр урамнарын җыештыруга кышын 600гә якын юл эшчесе һәм туксаннан артык кече механизация техникасы җәлеп ителәчәк.
«Юл хезмәтләренең әзерлеген тикшерүгә зур җаваплылык белән карауны сорыйм. Без моны ел саен эшлибез, шуңа да карамастан, һәрвакыт бу безнең өчен бик җаваплы. Кышкы чорда юллардагы тәртип аларның торышына һәм мобильлегенә бәйле. Без машиналар һәм автомобиль хуҗалары санын арттырабыз, шуңа күрә елдан-ел бурыч катлаулана бара», — дип шәрехләде Куляжев докладын Казан мэры Илсур Метшин.
Декабрьгә Казанда яңа кар эретү пункты ачылачак. Яңасын исәпкә алып, җиде кар эретү камерасы була һәм алар шәһәрне кар чүплекләре проблемаларыннан арындырачак һәм экологик хәлне яхшыртачак.