Татарстанда бераз яңгыр һәм +13 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, иртән һәм көндез бераз яңгыр ява. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез һава температурасы +8..+13 градуска кадәр (төнлә +1..+6 градус иде) күтәрелә. Моннан тыш, синоптиклар иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан секундына 13 метр тизлектә җил исә дип вәгъдә итә, урыны белән аның тизлеге секундына 20 метрга, кайбер урыннарда 23 метрга кадәр җитәчәк.