Миңнеханов Яшел Үзән Мәдәният үзәген һәм сәнгать мәктәбен ремонтлауга акча бүлеп бирә
(Яшел Үзән, 18 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән Балалар сәнгать мәктәбен, шулай ук А.М.Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәген ремонтлау өчен акча бүлеп бирәчәк. Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән шәһәре һәм район советларының берләштерелгән утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Сессия башланыр алдыннан без ремонт эшләре башланган сәнгать мәктәбендә булдык. Бу максатка 17 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шуны искәртәсем килә: республика Президенты тарафыннан төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау өчен тагын өстәмә рәвештә 39 миллион сум бүлеп турында карар кабул ителде», - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Моннан тыш, ул утырыш башланыр алдыннан А.М.Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәге бинасы белән танышуын билгеләп үтте. «Әлеге бина 1971 елда ук төзелгән. Биредә капиталь ремонт бер тапкыр да үткәрелмәгән. Президент шулай ук проект-смета документлары әзерләү өчен акча бүлеп бирү турында карар кабул итте», - дип өстәде Песошин.
«Татар-информ» агентлыгы бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошинның Яшел Үзәндә шәһәр судының яңа бинасын ачуда катнашуы хакында хәбәр иткән иде инде.