Эчке эшләр министрлыгы: Полиция бүлекләрендә хөкем ителгәнлек турында белешмә бирелми
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Хөкем ителгәнлек булу яки булмау турында белешмәләрне хәзер Татарстанда полиция бүлекләрендә бирмиләр. Бу хакта «Татар-информ»га матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Дмитрий Гаделшин хәбәр итте.
Хөкем ителгәнлек булу яки булмау турында белешмә алу өчен хәзер ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенә, Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки документны рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында калдырырга кирәк булачак», — диде Дмитрий Гаделшин.
Ул шулай ук белешмә алу өчен кеше шәхсән үзе йөрергә, алдагы фамилияләре һәм теркәлгән никахлары булган паспорт битләренең күчермәләрен тапшырырга кирәк булачак, диде. Хезмәт бушлай күрсәтелә.