Бурычлы кешеләргә коммуналь хезмәт күрсәтүне туктатуны тыярга тәкъдим иттеләр
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Россиядә бурычлы кешегә торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтүне туктатуны тыярга мөмкиннәр. Россия Дәүләт думасы Торак кодексының 157 маддәсенә тиешле төзәтмәләр кертәчәк. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Закон проектын депутат Алексей Куринный әзерләгән. Дәүләт Думасының хокук идарәсе әлеге закон проектына уңай бәяләмә биргән.
Депутат күп фатирлы йортларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче кешегә бу хезмәтләрне күрсәтүне туктатуны тыярга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, күршеләре торак-коммуналь хезмәт өчен түләмәү сәбәпле, фатирларын су басуга зарланучылар бар.
Бурычын түли алмаган гражданнар проценты зур түгел, ди экспертлар, әмма күршеләре торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү сәбәпле вакытында түләүчеләр дә зыян күрә.