Казанда өч машина катнашындагы һәлакәттә бер кеше имгәнгән
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич Казанда өч җиңел машина бәрелешкән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте урыннан шаһитлар хәбәр итте.
Аларның сүзләренчә, «Опель», «КИА» һәм 14нче модельле «Лада» автомобильләре катнашындагы авария кичә Восстание урамында 86а йорты каршында булган.
Бәрелешүдән соң, чит ил машиналары юлга аркылы баскан, «Лада» автомобиле берничә метрга атылып киткән, машинаның детальләре юлга чәчелгән.
Һәлакәттә бер кеше имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Авария нечкәлекләрен ачыклыйлар.