19 декабрьгә Казаннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 19 декабрьгә Казаннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе хәбәр итә.
«ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чаралар оештыруга бәйле рәвештә бер көнгә Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә», - диелә шәһәр яны пассажир компаниясенең матбугат хезмәтендә.
Әйтик, 6722нче поезд Казан станциясеннән 17.05 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм 17.35 сәгатьтә аэропортка килеп җитәчәк.
6723нче электричка аэропорттан 18.08 сәгатьтә кузгалып китеп, 18.35 сәгатьтә Казанда булачак. 6700нче поезд Казаннан 13.05 сәгатьтә кузгалып, 13.25 сәгатьтә аэропортка килеп җитәчәк. 6721нче поезд аэропорт станциясеннән 14.10 сәгатьтә кузгалып китеп, 14.30 сәгатьтә Казанда булачак.
Поездлар ике арада тукталыш ясау күздә тотылмаган маршрут буенча йөриячәк.