Түбән Кама күпфункцияле үзәгендә 10 еллык чит ил паспортына гариза бирергә мөмкин
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай, Чаллы һәм Казан күпфункцияле үзәкләрендә криптобиокабиналар урнаштырдылар. Күпфункцияле үзәкнең Түбән Кама филиалында 10 еллык чит ил паспортына гариза кабул итү мөмкинлеге бирә торган биометрик мәгълүматлар җыю өчен махсус комплекс эшли башлады. Элек биометрик чит ил паспортын алу өчен түбәнкамалыларга Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлек хезмәткәрләренә язылырга кирәк иде. Читать дальше...