Татарстанда көчле җил һәм буран аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан территориясендә һәм Казанда шторм кисәтүе игълан ителде. «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе шул хакта хәбәр итә. Иртәгә көндез, 25 декабрьдә һәм 26 декабрьдә төнгә кадәр көньяк көчле җил исүе, көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитүе, буран һәм күз күременең 500 метрга кадәр начараюы көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк. Россия... Читать дальше...