Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты җанисәптә катнашкан
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашкан. Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «14 ноябрь — җанисәпнең соңгы көне. Бүгенге көндә республикабызда яшәүчеләрнең 97 проценттан артыгы әлеге акциядә катнашты инде», - дип хәбәр итте ул. Бу – Россия буенча уртача күрсәткечкә караганда югарырак. Бүгенге көндә илдә яшәүче 133,5 миллион кеше җанисәптә катнашкан... Читать дальше...