Әлмәт татар дәүләт драма театрында 77нче сезон ачылды
(Әлмәт, 12 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Җил артыннан» спектакле белән 77нче сезон ачылды. «Бәйрәм кунаклары — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева тамашачыларны сезон ачылышы белән котлады. Тантаналы чарада Роза Әфләтунова «Ел актеры» премиясе ияләрен игълан итте. Читать дальше...