Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылды
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Сарапул музей-тыюлыгының туган якны өйрәнү музеенда татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Татар-информ»га Сарапул музее директоры Сабина Креклина хәбәр итте. «Экспозиция өлкән һәм яшь буын игътибарын җәлеп итә. Тарихи белем бирү кысаларында әлеге күргәзмәне бик күп кеше карар дип өметләнәбез», — дип сөйләде Креклина. Татарлар саны буенча Удмуртиядә яшәүче этнослар саны буенча өченче урында тора. Читать дальше...