«Казан утлары» табиб Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» дигән китабын чыгарды
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Казан утлары» журналы табиб Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабын бастырып чыгарды. Бүген китапның беренче нөсхәсен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков авторга бүләк итте. «Кесә форматындагы китап — Татарстанда татар телендәге китаплар арасыннан иң сатыла торганы. Бу, чын мәгънәсендә, бүгенге көндә татар әдәбиятын уятып җибәрде. Сездән алга таба да кызыклы, халыкчан яңа әсәрләр көтәбез. Илшат әфәнденең бу китабы популяр булыр дип ышанабыз», — диде Шамил Садыйков «Татар-информ» хәбәрчесенә. «Татмедиа» җитәкчесе китапны форматы ягыннан уңайлы булуын әйтте. «Иң мөһиме — монда яңа авторларның әсәрләре басылып чыга. Безнең бурыч — татар укучысы өчен җиңел телдә, халыкчан язылган кызыклы әсәрләр чыгару», — ди ул. Китап авторы Илшат Билалов Казандагы рус мәктәбен тәмамлаган. Ул хәзер «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә хирург булып эшли. «Бу әсәрдә арысы да минем туганнар, дуслар. Шуларга карап язылган әсәр бу. Кайбер вакыйгалар уйлап чыгарылды. Әнием үлгәч, үземнән-үзем теләп яза башладым. Компьютер янына утырдым да, яздым», — дип аңлатты ул. «Кызганыч, бүгенге татар әдәбиятын күпчелек кеше тәнкыйтьли. Чын әсәрләр калмады, диләр. Сезнең кебек кешеләрнең булуы бездә татар әдәбиятының киләчәгенә зур өметләр уята», — диде генераль директор. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин китапның якын көннәрдә сатуга чыгачагы турында әйтте. Китапның авторы белән әңгәмәне Интертат сайтында укып булачак.