Казанда Сәгыйрь Сәмигуллинга ярдәм итү өчен хәйрия концерты узачак
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 21 июньдә, 18:30 сәгатьтә «Уникс» концертлар залында Сәгыйрь Сәмигуллинга ярдәм итү өчен «Хыял» продюсерлык үзәге хәйрия концерты оештыра. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, концертта татар эстрадасы җырчылары Рифат Зарипов, Филүс Каһиров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Эльмира Кәлимуллина, Илназ Сафиуллин һәм башкалар катнашачак. «Уникс» фойесында хәйрия ярминкәсе оештырылачак. Концерттан кергән акча Сәгыйрь Сәмигуллинны дәвалауга һәм реабилитация уздыруга тотылачак. Хәзерге вакытта... Читать дальше...