Казахстанның Павлодар өлкәсе мәчетләрендә «Юлчы бүлмәсе» ачылган
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы тәкъдиме белән Павлодар өлкәсенең дүрт мәчетендә «Юлчы бүлмәсе» ачылган. Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Лебяжинск районының «Габдул Вахит хәзрәт», Иртыш районының «Ержан», Теренкол районының Яр буе авылы һәм Павлодар авылындагы «Касыйм хаҗи» мәчетләрендә юлчы бүлмәсе ачылган. Әлеге авыл мәчетләре Семей — Омск трассасы һәм Россиягә Иртыш елгасы аша бара торган юл буенда урнашкан. Читать дальше...