Росавиация Россия көньягына очышларны тыюны 1 майга кадәр озайтты
Росавиация Россия көньягына очышларны чикләү режимын 1 майга кадәр озайтты. Агентлык үзенең рәсми сайтында шул хакта хәбәр итте. Бу турыда «Российская газета» яза.
«Россиянең 11 аэропортында очышларны вакытлыча чикләү режимы 2022 елның 1 маена кадәр Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр озайтылды», – диелә ведомство хәбәрендә.
Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элиста аэропортларына очышлар элеккечә туктатылып тора.
Росавиация авиакомпанияләргә пассажирларны Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аша альтернатив маршрутлар буенча ташырга тәкъдим итте.
Очышларны чикләү режимы 24 февральдә кертелгән иде. Шуннан бирле тыю режимы даими рәвештә озайтыла.