«Ак Барс» — «Динамо»: 9 гол, җанатар йөзенә эләккән алка һәм овертайм
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасына 4:5 исәбе белән җиңелде. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 2018 елда «Ак Барс» составында Гагарин кубогын откан Станислав Галиев һәм Роб Клинкхаммер хәзер «Динамо» өчен уйный. Андрей Педан белән Михаил Фисенко да «Ак Барс»та берничә сезон үткәрде. Бүген аларга Казан командасына каршы уйнарга туры килде. «Татнефть Арена» трибуналары элекке хоккейчыларын да кул чабып каршы алды. Читать дальше...