Башкортстанда 19 ел элек кыз баланы вәхшиләрчә үтергән кешене тапканнар
Башкортстанда 45 яшьлек Евгений Петровка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәрендә яшәүче бу кеше көчләү һәм үтерү маддәләре буенча гаепләнә. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте. 19 ел элек Башкортстанның Дуван районында 16 яшьлек кыз бала мәете табыла. Аны үләр алдыннан көчләгәннәр, аннары мәетне урманда ташлап калдырганнар. Үтерүче-педофилны кайнар эздән таба алмыйлар. 2020 елда гына, узган еллардагы җинаятьләрне тикшерү буенча эш вакытында, кабат шаһитларны һәм мәрхүмәнең туганнарын сораштыралар... Читать дальше...