Азнакайда бокс буенча турнир узачак
(Азнакай, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Маяк»). 6-7 декабрьдә Азнакай егете Альберт Шәйхетдинов истәлегенә бокс ярышлары уздырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул Мурманск өлкәсендә Баренц диңгезендә хезмәт иткәндә корабльдә янгын чыгып, хәрби корабльне, иптәшләре тормышын саклап калу өчен аңлы рәвештә үлемгә барган.