Лениногорскида Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылу тантанасы булды
(Лениногорск, 21 февраль, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорск — күпмилләтле район. Бүген биредә яшәүче милләтләр бергә җыелып, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирде. Мәдәният сараеның фойесында төрле милләт вәкилләре үз милли колоритларын чагылдырган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Әнә «Ак калфак» оешмасы берсеннән-берсе матур калфакларын өстәлгә тезгән. Рушания апа Гаязова үзе ясаган шәмаилләрен тәкъдим итте. Районның Яңа Сережкино авылындагы мәктәптән кул эшләре алып килгәннәр. Читать дальше...