Бөгелмәдә «Ел тәрбиячесе-2021» конкурсының зона этабы башланды
(Бөгелмә, 14 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). «Ел тәрбиячесе-2021» республика һөнәри конкурсының зона этабы башланды, анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары катнаша. 8 һәм 9 февральдә конкурс чаралары Бөгелмә муниципаль районының «Журавушка» 14нче прогимназиясе базасында узды. Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск районнарыннан 18 катнашучы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Конкурс «Ел тәрбиячесе» һәм «Тәрбия һәм укыту туган телдә алып барылучы төркем тәрбиячесе» номинацияләрендә үткәрелде. Читать дальше...