(Казан, 16 май, «Татар-информ», Александра Комарова). Мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Казанда 175нче гимназиягә һөҗүм итүгә бәйле рәвештә мошенниклык очраклары ешайган.
Әйтик, мошенниклар үзләрен рәсми ведомство хезмәткәрләре дип таныштырып, аларның шәхси мәгълүматларын алу өчен, шәһәрдә яшәүчеләргә, шул исәптән Казан гимназиясендәге атыш вакытында зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм укытучыларга шалтырата. Интернетта шулай ук зыян күрүчеләр өчен акча җыю турында хәбәрләр урнаштыралар. Читать дальше...