Татарстанның Петербургтагы вәкиле Хәрби-диңгез институты җитәкчелеге белән очрашты
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Хәрби-диңгез институты җитәкчесенең хәрби-сәяси эш буенча яңа урынбасары 1 ранг капитаны Руслан Сафиуллин һәм Санкт-Петербург Су асты көймәсе диңгезчеләре һәм Хәрби диңгез флоты ветераннары клубы вәкиле Геннадий Михеев (хәрби уку йорты җитәкчесенең элеккеге урынбасары) белән очрашты. Очрашуда Хәрби диңгез флоты белән яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре, республикадан чакырылган хәрби институт курсантларының Татарстанның Даими вәкиллеге мәдәни чараларында, Җәлил, Тукай укуларында, герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә һәм Пискарев мемориаль зиратына чәчәкләр һәм веноклар кую чараларында катнашуы турында фикер алыштылар. Бу хакта Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөхтәрәм кунакларга очрашу истәлеге итеп татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында «Татарский мир» китабы тапшырылды.