Татарстан халкы «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен гариза бирә ала
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бөтен Россия буенча «Үлемсез полк» акциясендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, ул онлайн узачак. Мондый формат икенче тапкыр үткәреләчәк. Һәр төбәк үз трансляциясен алачак. Бу хакта тематик матбугат конференциясендә «Россиянең үлемсез полкы» Гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәтенең Үзәк штабы рәистәше Елена Цунаева хәбәр итте. «Барлык фикерләрне анализлап, без „Үлемсез полк“ акциясе онлайнын дәвам итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадык. Гаризалар инде бүген үк бирелә башлады. Читать дальше...