Чүпрәлеләр Урта Әләзәндә эшмәкәрләрнең эшләү серләре белән танышты
(Чүпрәле, 22 май, «Татар-иинформ», «Туган як» ). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге бертөркем эшмәкәрләр делегациясе янә тәҗрибә уртаклашу максатыннан эшлекле сәфәр кылды. Бу юлы чүпрәлеләр Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында булды. Моңарчы район делегациясе Ульяновск, Мордовия, Чувашия, Удмуртия төбәкләрендә булып кайткан иде. Пенза өлкәсенең Городище районына караган Урта Әләзән авылы Европада иң зур татар авылларының берсе булып санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 10 меңгә якын кеше яши. Читать дальше...