Россиянең атказанган тренерының башына яшен суккан һәм аягыннан чыгып киткән
Бурятиядә Көнчыгыш Саян тауларында универсаль көрәш буенча Россиянең атказанган тренеры Евгений Александровны яшен суккан. Яшен ир-атның башына кергән һәм аягыннан чыгып киткән. Бу турыда «Вести» каналы яза. Тауда яңгыр вакытында яшен суккан Иркутск спортчысы могҗиза белән генә исән калган. Аның тәне пешкән, берничә урында сөяге сынган. Иптәшләре тренерны сазлыклар, урманнар һәм ташлар аша бер тәүлек буена күтәреп алып барган. Аларның азык-төлеге дә бетә башлаган, ир-атлар тренерны унар минут саен алмаша-алмаша күтәреп барган. Читать дальше...