Кунакларсыз нинди Сабантуй Сабантуй булсын...
Сабантуйның төп өлеше Зәйдә паркта дәвам итте. Ипподромнан килүче мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан - яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, инвестор Илшат Фәрдиев, күренекле якташлар ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миннегулов, композитр-музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. Профессор Илшат Гайсин, Татарстан Республикасы хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе сәркатибе. Полковник Ринат Галимбәков һ. блар. Аларны паркта гармунчылар ансамбле, чәкчәк белән милли киемнәрдән каршы алдылар. Биредә “Сәйдәш” бию ансамбленең дәртле биюләренә кунаклар да кушылып биеде. Паркта сәйдәшлеләр ут чәчте ул көнне. Аннан арырак кунакларны курайчылар ансамбле моңлы көйләр белән каршы алды. Бераз читтәрәк Имәнлебашныңчигү осталары үз шөгыльләре буенча мастер-класс күрсәтте. Паркның уртасында кунакларны татар, чуаш, керәшен, рус йортлары каршында дәртле көйләре, моңлы җырлары белән фольклор коллективлар каршы алды. Бурадан бурап ясалган йортлар һәрберсе элекке авыл өен хәтерләтә, өй бизәлеше, көнкүреш, эш кораллары, кием – нәкъ борынгыча. Милли ризыклардан өстәлләр сыгылып тора. Һәр йорт алдында җанлылык – кош-корт чүпләнеп, терлек утлап йөри, умарталар тезелеп киткән, бал продуктларыннан оештырылган күргәзмә дә кунаклар игътибарыннан читтә калмады. Татар йортында “Бала туу”, рус йортында “Аулак өй” йоласы, чуаш тирмәсендә исә “Уяв” бәйрәме, керәшен ихатасында “Димче гөргөри” күренеше күрсәтелде.”Бала туу” йоласын тулаем чагылдыру өчен янәшәдә мунча да булдырылган иде.