Җиңү килде җиргә язлар булып
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинглар районның һәр авыл җирлегендә тантаналы төстә үтте, ветераннарга тиешле хөрмәт күрсәтелде. Эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм башка иганәчеләр бәйрәмне үткәрүгә үзләреннән зур ярдәм күрсәттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров та бәйрәмгә әзерлек чараларыннан читтә калмады. Аның ярдәме белән сугышта катнашкан барлык ветераннарга ТР Дәүләт Советы исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Районга һәрдаим булышып торучы депутат бәйрәм чараларын уздыру өчен ветераннар советына да хәйрия ярдәме күрсәтте.
Кнәз авыл җирлеге
Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган митинг Татарстан поселогында быел да бик җылы рухта үтте. Сугыш корбаннары һәйкәле янындагы мәйданчыкка өлкәннәр дә, балалар да күп җыелды. Иң мактаулы урында ветераннар утырды.
Митингны авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачты. Аннары Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләргә үз теләкләрен район хәрби комиссары Дамир Вәлиев җиткерде. Ветераннарны һәм митингта катнашучыларны район хакимиятеннән Резедә Шәйдуллина, «Кама-Бекон» җәмгыяте генераль директоры Равил Сафиуллин, Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков котлады.
Митингта катнашучылар «Үлемсез полк» акциясеннән дә читтә калмадылар. Портретлардан безгә дистәләгән караш төбәлгән иде.
Ветераннарга рәхмәт сүзләрен мәктәп укучылары да җиткерде. Алар эчтәлекле монтаж һәм сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә тере чәчәкләр бүләк итте. Балалар Бөек Ватан сугышы турында беркайчан да онытмаска, хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга сүз бирде. «Родина» патриотик клубы әгъзалары «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе кысаларында үз куллары белән ясаган чәчәкләрне һәйкәлгә салдылар.
Ахырдан һавага ак шарлар очырылды. Барлык ветераннар солдат боткасы ашарга чакырылды. Мәдәният йортының иҗат коллективлары аларга үз чыгышларын тәкъдим итте.
Бәйрәм митинглары 9 Май көнне Казиле һәм Чыршылы авылларында да уздырылды. Шулай ук концерт номерлары әзерләнде, халык солдат боткасы белән сыйланды. Сугыш ветераны Василий Тепловны өенә барып котладык, бәйрәм күчтәнәче тапшырдык. Авыл җирлеге исеменнән барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә азык-төлек пакетлары бирелде. Әлеге изге бәйрәмне оештыруда Шинный Двор «Күзкәй» ҖЧҖ директоры Радик Биков иганәчелек ярдәме күрсәтте, дип яза мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Шилнәбаш
«Җиңү язы» акциясе кысаларында Шилнәбаш авыл җирлегендә күп төрле бәйрәмнәр үткәрелде. Әйтик, мәдәният йорты бинасында мәктәп укучылары «Син Бөек Ватан сугышы турында нәрсә беләсең?» дип аталган интеллектуаль уен булды. Китапханәдә исә «Ветеран» клубы очрашуы узды. Әлеге очрашуга тыл хезмәтчәннәре килде. Мария Губочкина белән Рәйсә Гафурова җыелганнарга авыр сугыш еллары турында сөйләделәр. Балалар исә шигырьләр сөйләп сөендерде, «Катюша» җырын җырладылар. «Нивушка» вокал квартеты шулай ук җанга үтеп керерлек җырлар башкарды. Инде күптәннән лаеклы ялда булган мөхтәрәм кешебез Иван Коврежкин сәнгатьле итеп шигырь укыды.
Бәйрәм алдыннан мәдәният йортында олы концерт программасы үткәрелде, анда авылыбызның үзешчән артистлары чыгыш ясады. Әлеге матур чараны сәнгать җитәкчесе Гөлназ Солтанярова белән VI сыйныф укучысы Савелий Ерепов алып бардылар. Тамашачыларга «А зори здесь тихие» кинофильмыннан инсценировка күрсәтелде. Үзләренең иң матур җырларын Константин Титов, Дарья Ступникова, Гөлнара Садыйкова, Татьяна Васина, Милена Һадиева, Вероника Садыйкова, Дарья Худякова, Ләйсән Мәрданова, Гөлнар Петриванова, Лияна Солтанярова, шулай ук «Нивушка» вокал ансамбле солистлары бүләк иттеләр. Ариана Прокопьева, Аделина Шәяхмәтова, Лияна Солтанярова канлы сугыш еллары турында шигырьләр сөйләделәр. Ә концерт ахырында исә Константин Титов «День Победы» җырын башкарды.
9 Майга багышланган митингта район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова, мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина чыгыш ясадылар, бәйрәм белән котладылар, дип яза безгә Шилнәбаш авылының «Ветеран» клубы җитәкчесе Нурзилә Бариева.
Биклән авыл җирлеге
Бакчасарай авылында митинг укучылар башкаруында монтаж белән башланып китте. Балалар «Сугыш башланган көн» театральләштерелгән күренешен, «Танец с пиджаками» биюен бик оста башкардылар, фронттан авылдашларыбыз язган хатларны укыдылар. Митингта котлау сүзләре белән Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, Бакчасарай авылы фермеры Равил Миңнехуҗин, Биклән авылы ветераннар оешмасы рәисе Асия Фазуллина чыгыш ясады. Авылның аксакалы Рафис Фәхретдинов, тыл хезмәтчәннәре исеменнән Әлфия Фәйзуллина барлык оештыручыларга, шәхсән Равил Миңнехуҗинга рәхмәт әйттеләр, эшләрендә уңышлар теләделәр. Митинг ахырында сугышта hәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар, hәйкәл алдына венок hәм чәчәкләр куйдылар. Бәйрәм тантанасы Равил Миңнехуҗин оештырган өстәл янында дәвам итте.
9 Май көнне әлеге программа митингка килгән бикләнлеләргә дә тәкъдим ителде. Ә «Үлемсез полк» акциясендә мәктәптә укыган барлык укучылар, шулай ук авылдашлар да катнашты. Митингта Бөек Ватан сугышын кичкән ветераннарыбыз Мөнирә Бәхтегәрәева, Миннәхмәт Гайсин, Әхсән Бикатов, Шәйхлислам Кәримовларның урыны түрдән иде. Аларны hәм барлык килгән авылдашларны Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, Биклән авылы ветераннар оешмасы рәисе Асия Фазуллина, «Еврогрупп» компанияләр оешмасы генераль директоры Алексей Миронов, «Биклән» җитештерү кооперативы җитәкчесе Разил Димөхәммәтов, Бакчасарай авылы фермеры Равил Миңнехуҗин тәбрикләделәр. Митинг ахырында батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар, hәйкәл алдына венок hәм чәчәкләр куйдылар. Бәйрәм ахырында Бөек Ватан сугышы ветераннарына hәм тыл ветераннарына Алексей Миронов белән Разил Димөхәммәтов әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тантанасы мәдәният йортында ветераннар өчен әзерләнгән мул табын артында дәвам итте. Апа-әбиләр, абый-бабайлар солдат боткасыннан авыз иткән арада аларга концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук мәдәният йортында авылдашлар өчен Биклән урта мәктәбе укучысы Айсылу Салихованың кул эшләреннән ясалган күргәзмәсе дә оештырылган иде, дип хәбәр итте безгә Биклән авылының мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.
Яңа поселогы
Яңа поселогында үткәрелгән бәйрәм чарасы «Үлемсез полк» акциясен оештыру белән башланып китте. Җыелганнарны Бөек Җиңү көне белән район прокуроры Айрат Галимәрданов, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, Яңа поселогы мәктәп директоры Булат Мәхмүтов тәбрикләделәр. Чараны алып баручылар Сәрия Әхсәнова белән Айгөл Габдрахманова ветераннарны зурлап, аларның батырлыкларына баш июне сорадылар, мәктәп укучылары исә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Сугыш ветераны Хисаметдин Садриев һәм тыл ветераны Мәдинә Нуруллина шулай ук котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар, дөньяларыбызның тыныч-имин булуларын теләделәр. Соңыннан исә парад оештырылды. Аны җитәкләү Павел Федотовка йөкләнгән иде. Митинг ахырында исә барлык кеше Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салдылар, үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм чарасына килгән һәммә кеше солдат боткасыннан да авыз итте, дип яздылар безгә Яңа поселогыннан.
Ильбухтино авылы
Ильбухтино авылында бәйрәм көнне «Салют, Победа!» дип аталган концерт үтте. Авыл халкы безнең азатлык өчен ятып калганнарны искә төшерде, һәйкәлгә чәчәкләр куйды. Клубта исә Т. Епифанцева белән Т. Морозова әзерләгән бәйрәм концерты уздырылды. Үзләренең иң матур җырларын «Рябинушка» һәм «Камские родники» ансамбльләре солистлары бүләк иттеләр. Шулай ук авылыбыз яшьләре, яшүсмерләре дә читтә калмады. Алар бу көнне сугыш турында шигырьләр укыдылар, биюләр башкардылар, җырлар җырладылар, дип язалар безгә Ильбухтино авылыннан.
Мәләкәс авыл җирлеге
Бәйрәм буласы көнне «Яшьлек» мәдәният йорты каршында волонтерлар георгий тасмалары тараттылар. Бөтен Мәләкәс авылы халкы «Үлемсез полк» акциясен сокланып карап торды, әлеге акциядә катнашучылар белән бергә армия сафларыннан әйләнеп кайткан егетләребезнең баруы да үзенә күрә бер сөенеч булды. Бәйрәм концерты митинг белән башланып китте.
Җиңү көне белән барча җыелганнарны район Аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев, мәктәп директоры Сәрия Шагалиева тәбрикләделәр, изге теләкләрен теләделәр. «Тамчыкай» балалар бакчасы сабыйлары музыкаль-хореографик номер күрсәттеләр, тамашачылар аларны алкышларга күмде. Мәләкәс мәктәбе укучылары да җанга үтеп керерлек шигырьләр укыдылар, аларга карап, күзләр яшьләнде хәтта. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң чара мул-сыйлы табын артында дәвам итте. Шулай ук Җиңү көнендә исә авылыбызда бәйрәм салюты та булды, дип хәбәр итә безгә Мәләкәс авылының китапханә мөдире Лидия Фәртдинова.