Добавить новость
Другие новости Гайсина и Винницкой области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Яңа ел котлаулары

Яңа ел җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Шул сәбәпле, якыннарыбызга, хезмәттәшләребезгә карата тәбрикләүләргә дә сорау арта бара. Шул уңайдан, без дә сезнең эшне җиңеләйтеп, татарча Яңа ел котлауларын сайтыбызда урнаштырырга булдык.

1. Әкрен генә йомшак карлар ява,

Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!

2. Язмышлардан узмыш булмаса да,
Тотып бәхет дигән ачкычны
Яңа елның яңа капкаларын
Төпкә кадәр каерып ач, дустым.

Ач син, шыгырдатып бу капканы
Яшик әле җырлы көннәрдә
Уй-фикерләр эшкә ашсын быел,
Хыял-төшләр күчсен өннәргә.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Хәерчелек ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.

3. Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

4. Ышанычың, йөрәгеңнең серле бер почмагында сакланган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

5. Әкрен генә, ләкин котылгысыз,
Якынайтып гомер көземне,
Тормыш агачыннан талгын гына
Тагын бер ел төште өзелеп.
Барыр юлларымны кыскартса да,
Рәхмәтлемен үтеп барган елга.
Хәсрәт-сагыш минем юлдаш инде!
Шатлыгы да булган икән мулдан.
Тән сәламәт, җаннар тыныч булса,
Исән-имин булса якыннар,
Күңел күгең аяз, якты икән,
Шуннан зуррак нинди бәхет бар?
Авыр чаклар булды – яшермимен,
Сабырлык та бирдең, көчен дә.
Илһам тапты каләм-сердәшем дә,
Рәхмәт сиңа шуның өчен дә.
Аермадың иске дусларымнан,
Өстәп тордың яңа дуслар да.
Югалтулар табышларга илтте,
Моң-сагыштан күңел тулса да.
Миннән сиңа хәер-фатиха,
Сау бул инде, сау бул, иске ел.
Бәрәкәтең, хәерләрең белән,
Аяк басчы җиргә, Яңа ел!

6. Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын,
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

7. Бар җиһанны иңләп,
Аклык-сафлык өстәп,
Килә бит ул, килә Яңа ел.
Җанга шатлык тулсын,
Тулсын, уңнан булсын,
Бәхетләргә илткән безнең юл...

8. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

9. Яңа елның ак карлары,
Яңа бәхет китерсен.
Ап-ак чаналарга төяп,
Кыш бабай белән Кар кызы
Күчтәнәч алып килсен —
Сине гел сөендерсен.

10. Яңа елның сихри иртәсендә
Күңелеңә җырлар уралсын.
Якты елмаюың белән тарат,
Ак кышларның салкын буранын.
Сөю ялкыннарыннан балкып китсен
Аллы-гөлле бәйрәм утлары.
Яңа елда яңа бәхет белән
Тулы булсын гомер юллары

11.  Дусларым! Бәйрәм җитә бит!
Бер ел буе алдык аны көтеп.
Онытыйк та иске борчуларны.
Яңа елга атлыйк кыю итеп.
Якты хыялларны юлдаш итик,
Шатлык сәгатьләрен онытмыйк.
Якын иптәш, дус-ахирәт белән
Кулларны да кулга тотыныйк.
Яңа елның яңа кары безгә
Яңа бәхет нуры өстәсен.
Өстәлләргә — муллык, күңелләргә —
Ихлас теләкләрнең көлтәсен!
Г. Закирова

12. Әй, Яңа ел. Яңа ел.
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.
Ай үсәсен көн үсеп.
Туктамыйча гел үсеп.
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.
Тик берүк явыз булма.
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…
Өйсезләрне өйле ит.
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.
Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул.
Ф. Яруллин

13. Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.
Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын!
Г. Закирова

14. . …Яңа елны көтеп ала һәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итәр янган йөрәген.
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачьлсын.
һәрбер йортның ишек, тәрәзенә
Ак канаты белән кагылсын.
Фәрештәләр килеп кунакласын
Сез яшәгән өйгә көн саен.
Җан җылысын гына юллый сезгә
Чыршы белән сылу ак каен.
Алмашына еллар, үтә чорлар,
Тарих булып кала үткәннәр.
Яңа елда түргә чакырыгыз,
Безне сөеп янып көткәннәр.
Чакырыгыз түргә дус-ишләрне…
Берүк, беркем читтә калмасын…
(Җырда гына явыз уйлар булмый).
Җырны һәркем җырга ялгасын.
Фердинанд Гайсин

15. Яңа елны көтеп ала hәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләпкенә ачылсын.
hәрбер йортның ишек, тәрәзәне
Ак канаты белән кагылсын.

16.  Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

17. Яңа ел килә, Яңа ел, диеп
Өметләнеп көтә күңелләр.
Изге теләкләр теләшә дуслар,
Котлашалар абый-сеңелләр.
Яңа елда — яңа бәхет, дибез,
Былтыргысын кая куярга…
Искеләрен, коллекция итеп
Зур сандыкка әллә җыярга?
Зур шатлыклар теләшәбез һәрчак,
Кечкенәсе түгелме шатлык ?..
Яңа уңыш, байлыклар телибез,
Бәхетле һәм кадерле картлык.
Ирешкән уңышлар артта кала,
Калган кебек яшәлгән гомер.
Чәчләргә чал керә — энҗе төсе,
Тик барыбер яшәрә күңел.
Йөгәнләп тә тотып булмый кайчак
Ургылалар туктамый, хисләр.
Картаймый төсле бары тик йөрәк,
Төшсәләр дә авызда тешләр…
Әй, яшьлекне «Өч»ле атлар белән
Әйләндереп алып кайтырга!
Иске бәхет, иске уңышларны
Шомартырга һәм яңартырга!
Тик килерме икән, дускайларым,
Язмышыгызны үзгәртәсе…
Урап узар идегезме икән
Язмыш биргән тормыш киртәсен?
Узсын еллар, артта калсын юллар,
Тик яшь булып калсын йөрәкләр.
Сәламәтлек , бәхет юлдаш булсын,
Кабул булсын шушы теләкләр!

 

Интертат.ру 



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Гайсина — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Гайсина или других населённых пунктов Винницкой области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Гайсине можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Гайсине и Винницкой области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Гайсина и Винницкой области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Гайсина — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net