Добавить новость
Другие новости Гайсина и Винницкой области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Әтиемнең якты истәлегенә

Минем гаилә тарихында да Бөек Ватан сугышы үзенең тирән яралы авыр эзен калдырган. 
Әтием Ислам Нуртдин улы Фәтхетдинов Яңа Чаллы авылының иң оста тракторчыларыннан берсе була. Эшен яратып, бик әйбәт башкарганга, аны тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр. Ләкин әтиемә яраткан эшендә озак хезмәт куярга туры килми. 1943 елның 3 ноябрендә 17 яшьлек егетне армиягә алалар. 
–Сугышка мин яшьтәшем Нурулла белән бергә киттем,–дип искә ала иде әтием. 
Камка авылына кадәр алар җәяүләп баралар, аннан үзләрен Базарлы Матакка илтәләр. Төрле авыллардан җыелган кешеләрне биредән Нурлат станциясенә, аннан Казанга озаталар. Әти  биредә танклар ремонтлау базасында слесарь булып эшли. Дәһшәтле сугыш машиналарына икенче тормыш бирә ул. Берничә ай үткәч, әтине Наро-Фоминскида урнашкан Кантемир танк дивизиясенә җибәрәләр. Биредә дә ул танклар ремонтлый, машина йөртү һөнәрен дә үзләштерә. 
Тиздән әтием сугыш утына керә. Сугышлар белән ул Көнчыгыш Пруссиягә барып җитә. Калининград өчен сугышларда катнаша. Каты бәрелешләрне, дошманның бер-бер артлы һөҗүм итүләрен әтием әрнеп искә ала иде. Күпме сугышчылар башларын салган ул канлы бәрелешләрдә. Әтием үзенең иң якын фронтташ дусларын югалткан.
Кенигсберг янында барган сугыш аның хәтеренә аеруча нык уелып калган. Бергә җыелышып солдат шулпасы эчеп утырганда снаряд төшеп, аның янындагы сугышчылар һәлак булалар. Бәхетебезгә, әти исән кала. 
–Күпме генә еллар үтсә дә, ачы сугыш еллары  һич тә күңелдән чыкмый. Фронтта булган һәр кешенең хәтеренә тирән уелгандыр шул алар,–дия иде әтием. 
1945 елның 9 маенда җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне әтием Пруссия җирендә каршы ала.
–Без инде сугыш беткәч кайтарып җибәрерләр, дип өметләнгән идек. Әмма дивизиябез белән Наро-Фоминскига әйләнеп кайттык, армия хезмәтен шунда дәвамиттек,–дип сөйли иде әтием, ул вакытларны искә төшереп.
Шунысы кызык, сугыштан соң ук аңа "иномарка"да эшләргә туры килә. "Опель" машинасында бригада командиры полковник Тимченконы йөртә ул. 
Шулай җиде ел чит-ят җирләрдә хезмәт итә Яңа Чаллы егете. Баштарак үзәкне өзгән сагыну хисләре дә басыла. Бәлки бөтенләй үк Мәскәү җирләрендә төпләнеп тә калган булыр иде әтием, ләкин авылда аны әти-әнисе көтеп тора. Энесе Нургалине дә армиягә алган булалар. 
Шулай итеп, күпне күргән, ныгыган егет булып әтием 1950 елда туган авылына кайтып төшә. Һәм башка беркайчан, беркая да китми. 
Шул елның көзендә әтием Рәйсә исемле кыз белән гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр, алма бөртегедәй балалары дөньяга килә. Тик менә өч улларын сабый чакта ук югалталар шул. Тормыш дәвам итә, күз карасыдай саклап, җил-давыллардан яклап биш бала үстерәләр. Аларны аякка бастыру өчен көнне төнгә ялгап колхозда эшлиләр.
Армиядән кайткач әти башта Базарлы Матакка җәяү йөреп эшли. Авылда совхоз оешкач, шунда шофер булып эшкә кайта. "ГАЗ-53" йөк машинасын Нурлаттан үзем куып алып кайттым",–дия иде.
Ул 40 ел өзлексез шофер булып эшли, зур тәҗрибә туплый, бер тапкыр да авария ясамый. Ул елларда хуҗалыкта йөк машиналары бармак белән генә санарлык була. Шуңа шофер кешегә көн саен юлга чыгарга, төрле җирләргә барырга туры килә. Аның бит әле юллары да юк дәрәҗәсендә, аз гына яңгыр явып үттеме, гүр газабына әйләнә. Еш кына батып, пычранып, өшеп-туңып юлда кунарга да туры килә. 
42 ел эшләп лаеклы ялга чыкты әти,  күп истәлекле бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә лаек булды.  1976 елда тырыш хезмәте өчен аны  Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләделәр.
Әтием бик киң күңелле, җор сүзле кеше иде. Эштән буш вакытларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертларда да актив катнаша, җырларга сәләтле булуы белән аерылып тора иде. Мәҗлесләрдә герман көен, Порт-Артур җырын бик яратып башкаруын әле дә искә ала авылдашлар. 
2013 елның октябрендә әти белән әнинең бергә гомер итүләренә 63 ел булыр иде. Әмма аларга бу көнне күрергә насыйп булмады. Әни үлеп кырыгы узгач, икенче көнне әтием вафат булды. 
Әтием  Җиңү бәйрәмнәрен түземсезлек белән көтеп тора иде. Авылда уза торган митингларда гел катнашты. Соңгы елларда исәнлеге какшау аркасында бара алмаса да, оныкларыннан кат-кат сораша иде. Телевизордан Җиңү парадларын бик дулкынланып карый иде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, әти, синсез уза инде. Әмма син гел безнең күңелләрдә. Сез, бу Җиңүне яулаган батыр солдатлар, мәңге халкыбыз күңелендә.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Гайсина — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Гайсина или других населённых пунктов Винницкой области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Гайсине можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Гайсине и Винницкой области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Гайсина и Винницкой области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Гайсина — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net