Җиңү көнендә Казанда транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр
Казанда Җиңү көненә әзерләнү һәм бәйрәм чаралары үткәрү сәбәпле, берничә урамда һәм мәйданда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
10 майның 23:59 сәгатенә кадәр Үзәк стадион белән цирк арасындагы 227 номерлы парковка зонасында хәрәкәт чикләнергә мөмкин;
11 майның 11:00 сәгатенә кадәр «Үзәк» стадионы янындагы парковка зонасында һәм Әсгать Галимҗанов скверы янындагы юлда хәрәкәт ябылырга мөмкин;
1 майдан 7 майга кадәр 16:00-23:30 сәгатьләрдә түбәндәге урыннарда хәрәкәт чикләнәчәк:
- Меңъеллык мәйданында (шул исәптән Бауман урамының Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәрге өлешендә);
- Кремль яр буенда;
- Декабристлар урамында (Меңъеллык мәйданыннан Сибгат Хәким урамына кадәр һәм Комсомол урамыннан Меңъеллык мәйданына кадәр);
- Ташаяк урамында (Мәскәү урамыннан Меңъеллык мәйданына кадәр);
- Уң Болак һәм Сул Болак урамнарында (Меңъеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр);
- Цирк белән Үзәк стадион арасындагы юлда.
7 һәм 8 майда 00:00-17:00 сәгатьләрдә Театр урамында (Зур Кызыл урамыннан Дзержинский урамына кадәр) һәм Ирек мәйданында чикләүләр кертелергә мөмкин;
8 майның 16:30 сәгатеннән 10 майның 08:00 сәгатенә кадәр түбәндәге урамнар ябылачак:
- Меңъеллык мәйданы, Кремль яр буе, Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңъеллык мәйданына кадәр), Уң Болак һәм Сул Болак урамнары (Меңъеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр), цирк һәм Үзәк мәйдан арасындагы юл, Декабристлар урамы;
- Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр);
- Кави Нәҗми һәм Муса Җәлил урамнары.
8 майның 18:00 сәгатеннән 10 майның 03:00 сәгатенә кадәр Бондаренко урамы (Ямашев проспектыннан Маршал Чуйков урамына кадәр ике юнәлештә дә) һәм Волгоград урамы (Бондаренко урамыннан Короленко урамына кадәр) ябыла.
9 майда 07:00-23:00 сәгатьләрдә Ямашев проспектында (Мусин урамыннан Короленко урамына кадәр ике юнәлештә дә) һәм Ямашев проспектындагы 260 номерлы парковка зонасында хәрәкәт чикләнергә мөмкин.
9 майда 08:30-17:00 сәгатьләрдә Гоголь, Жуковский, Кави Нәҗми, Карл Маркс, Кремль, Лобачевский, Муса Җәлил, Мөштәри, Профессор Нужин, Пушкин, Театр, Толстой һәм Университет урамнарының билгеле бер өлешләрендә чикләүләр гамәлдә булачак.
9 майда 19:00-23:30 сәгатьләрдә Сибгат Хәким урамында (Декабристлар урамыннан Абдулла Бичурин урамына кадәр) хәрәкәт ябылырга мөмкин.
9 майда 08:00-12:00 сәгатьләрдә Юдино бистәсенең Ильич, Лейтенант Красиков, Бирюзовая һәм Революция урамнарында хәрәкәт чикләнәчәк.
Исегезгә төшерик, Җиңү көнендә Казанда җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк.