Рособрнадзор БДИга соңга калучыларны имтиханга кертү тәртибен аңлатты
Бердәм дәүләт имтиханына соңга калучылар имтихан үткәрү пунктына кертеләчәк, әмма алар өчен имтихан вакыты озайтылмаячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Рособрнадзор) дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында тәкъдимнәре язылган хатта әйтелә.
Документта әйтелгәнчә, барлык катнашучылар да, аудиториягә кайчан керүгә карамастан, имтиханны бер үк вакытта төгәлли.
«Укучы имтиханга соңга калган очракта, ул имтихан үткәрү пунктына кертеләчәк, әмма оештыручылар тактага язып куйган имтихан тәмамлану вакыты озайтылмаячак, оештыручылар үткәргән инструктаж кабат үткәрелмәячәк», – диелә хатта.