Миңнеханов март-апрель айлары өчен төбәк җитәкчеләренең милли рейтингын җитәкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның март–апрель нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе төбәкләре җитәкчеләренең «Милли рейтингында» беренче урынны алды. Тикшеренүне «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләгән.
Рейтингның икенче юлында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче урынны Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров алды.
Тикшерү нәтиҗәләре читтән торып анкета бирү, шулай ук эксперт җәмгыяте вәкилләренең читтән торып һәм күзгә-күз сораштырулары нигезендә формалаштырылган.