Татарстанда 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелде
Татарстанда бүгенгә 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелде. Бу хакта Казанда журналистларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Узган ел яз иртә иде, һәм бу датага инде ярты миллион гектар чәчелде. Быел һава торышы үзгәрешләр кертә. Якындагы көннәрдә, ике-өч атнада, һава торышы яхшы булыр дип фаразлана. Бу чорда без чәчү мәсьәләләрен төгәлләргә тиеш. Бераз узган вакытны куып җитәрбез дип уйлыйм», - дип белдерде ул.
Быел чәчүлек мәйданы 2,7 млн гектар тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәгә туры килә. Сабан чәчүе 1,7 млн гектарда башкарылачак, шуның 818 мең гектарында бөртекле культуралар, ә 684 мең гектарында техник культуралар чәчеләчәк.