Казанда җиңел машина белән мотоциклның бәрелешү видеосы чыкты
Казанның Дәүләт автоинспекциясе мотоцикл белән җиңел машина бәрелешү видеосын күрсәтте.
Элегрәк «Татар-информ» Мамадыш трактындагы юл-транспорт һәлакәте турында язган иде. Анда Hyundai Solaris мотоцикл белән бәрелешкән. Бәрелүдән мотоцикл кюветка очып китте.
Куркынычсыз экипировка булуга карамастан, мотоциклчы җәрәхәтләр алган. Шуңа да карамастан, табиблар ярдәменнән соң аны җибәрәләр.