Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 642 миллион сумлык продукция сатылган
Татарстанда һәр шимбәдә оештырылган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре төгәлләнде. Җиде ярминкә көнендә фермерлар барлыгы 642,8 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан, бу 2025 елның шушы чорына караганда 181,3 миллион сумга күбрәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Барлыгы 760 тонна яшелчә, шул исәптән 411,1 тонна бәрәңге, шулай ук 134,6 тонна сөт, 216,8 тонна шикәр комы, 1,1 миллион данәдән артык тавык йомыркасы, 661,3 тонна ит (шул исәптән 348,3 тонна сыер ите) сатылган», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Узган елдагы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән чагыштырганда, халык арасында бәрәңгегә сорау - 9,6, кәбестәгә - 61,3, кишергә - 24,6, чөгендергә - 30,3, суганга - 41,3, сыер итенә - 26,3, кош итенә - 26,8, арпага - 37,3, атланмайга - 6,6, балыкка 16,1 процентка арткан.
Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында ике мәйданчыкта, шулай ук Түбән Кама районында өч мәйданчыкта узды.
Чара «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.