Чаллыда өмәдә 3 меңгә якын кеше катнашкан
Чаллыда гомумшәһәр өмәсе үтте. Анда барлыгы 3000гә якын кеше катнашкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Хакимият хезмәткәрләре, район хакимиятләре вәкилләре, идарә итү компанияләре, предприятие хезмәткәрләре, студентлар проспектларны, парк, скверларны корыган яфраклардан, чүп-чардан арындырган.
130 куб метрдан артык чүп чыгарылган.
Өмәгә кадәр «ПАД» хезмәткәрләре тукталыш павильоннарын юган.
Чаллы ТЭЦыннан 60 кеше 59нчы бистәдәге территорияне тәртипкә китергән.