Татарстанда 12 яшьлек бала фатирда янгын чыгарган
Әлмәттә, Ленин урамындагы йортларның берсендә гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 12 яшьлек малай балконда шырпы белән уйнаган. Ут чыккан, ялкын шунда ук синтетик киемгә капкан.
Баланың иңбашы һәм аяклары пешкән, аны балалар хастаханәсенә китергәннәр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: әгәр сез балаларның мөстәкыйль рәвештә учак ягуларын, шырпы, кабызгычлар, янучан сыеклыклар белән уйнауларын күрсәгез, битараф калмагыз, аларны туктатыгыз!