Миронов мәктәп агрессорларын буллинг өчен имтиханнарга кертмәскә тәкъдим итте
Башкаларны җәберләүдә катнашучы укучыларны дәүләт йомгаклау имтиханнарына кертмәскә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов «ТАСС»ка биргән интервьюсында белдерде.
Сәясәтче буллинг төшенчәсен закон нигезендә ныгыту һәм аның өчен җаваплылык чаралары кертү кирәклеген билгеләп үтте.
«Җәберләү өчен төгәл юридик билгеләмә булдырырга һәм моның өчен җәза бирергә кирәк. Укучыларны төрмә белән җәзалап булмавы аңлашыла. Иң азы: син кемнедер эзәрлеклисең икән, димәк син бернинди имтиханнарга да кертелмәячәксең», - ди Миронов.
Сәясәтче шулай ук буллинг еш кына авыр нәтиҗәләргә сәбәп була, дип белдерде.