Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Туган телне яраттыру гына аз: Казанда татар телен саклауның яңа юлларын тәкъдим иттеләр

15-17 апрель көннәрендә Казанда дөньякүләм «Туган тел» җыены узды. Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән әлеге масштаблы форум быел Россиянең 28 төбәгеннән, шулай ук Азәрбайҗан, Төркия, Кыргызстан һәм Казахстан кебек илләрдән 800дән артык вәкилне берләштерде. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, дини уку йортлары мөгаллимнәре, шулай ук Каюм Насыйри үзәкләре җитәкчеләре бар иде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Телне өйрәнергә беркайчан да соң түгел»

Җыенның йомгаклау чарасы «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә татар телен өйрәнү буенча инновацион проектлар күргәзмәсен тәкъдим итү белән башланып китте.

Аннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләрен җиткерде. Ул чыгышында туган телне саклауда укытучыларның роле бәяләп бетергесез булуын, аларның «милләт агачының тамырларын ныгытучы мөһим көч» икәнен ассызыклады. Шул ук вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге мәгариф системасында яңа технологияләр һәм ясалма фәһем юнәлешләрен куллануның зарурлыгын искәртте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Спикер телне өйрәнергә беркайчан да соң түгел икәнен үз мисалында дәлилләде. 45 яшькә кадәр татар телен белмәвен танып, ул депутат булып сайлангач, Разил Вәлиев һәм Туфан Миңнуллин кебек зыялылар ярдәмендә телне үзләштерүен сөйләде.

«Китапларын биреп: «Көзге каршына басып, кычкырып укы», – дияләр иде. «Башы киткәнме соң?» – дип әйтүчеләр дә булды, ә мин горурлык белән: «Туган телемне өйрәнәм», – дия идем», – дип искә алды Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәгариф министры төбәкләр арасындагы горизонталь элемтәләрне ныгытырга чакырды

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикадан читтә 1100дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшләвен билгеләп үтте. Министр фикеренчә, бу уку йортлары бүген югары сыйфатлы белем бирү үзәкләре булып таныла. Мәсәлән, Самараның «Яктылык» мәктәбе яки Саратов, Мәскәү, Әстерхан, Оренбург, Тобольск һәм Төмән шәһәрләрендәге татар мәктәпләренә башка милләт вәкилләре дә үз балаларын бирергә омтыла.

«Төбәкләрдәге татар мәктәпләрендә, бигрәк тә шәһәр җирлегендә урнашканнарында, татар балалары белән берлектән башка милләт балалары да белем ала. Аларның әти-әниләре татар мәктәпләрен абруйлы, перспективалы һәм тәрбия мәсьәләсе көчле куелган дип саный. Ул гына түгел, әлеге балалар татар балалары белән беррәттән олимпиадаларда, бәйгеләрдә актив катнашалар. Бу күренеш безнең үзебезгә, татарларга үрнәк түгелме?» – дип ассызыклады спикер.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Министр Татарстан районнары һәм чит төбәкләр арасында турыдан-туры хезмәттәшлекне ныгыту бурычын куйды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләре чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә методик һәм практик ярдәм күрсәтүдә активрак катнашырга тиеш.

Бүгенге көндә бу юнәлештә уңай үрнәкләр аз түгел. Мәсәлән, Чүпрәле районы – Чувашия, Апас районы – Пенза өлкәсе һәм Ставрополь крае, ә Яшел Үзән районы Курган һәм Түбән Новгород өлкәләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Министр фикеренчә, мондый горизонталь элемтәләр ике як өчен дә файдалы һәм милли мәгариф системасының нигезен ныгыта.

Шулай ук Һадиуллин, дәреслекләр мәсьәләсенә тукталып, бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты буенча 90 дәреслек федераль исемлеккә кертелүен, бу исә Россиянең теләсә кайсы почмагында телне законлы рәвештә укытырга мөмкинлек бирүен искәртте. Министр сүзләренчә, быел Татарстан төбәкләргә 16 миллион сумлык 32 мең данә дәреслекне бушлай тапшыра.

«Безнең дәреслекләр федераль экспертлар тарафыннан югары бәяләнде, аларның куллану вакыты чикләнмәгән. Татарстан һәрвакыт ярдәмгә әзер, ләкин закон буенча дәреслекләр алу чыгымнары һәр төбәкнең үз бюджетында каралырга тиеш. Әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алуыгызны сорыйбыз», – дип җирле җитәкчеләрне бу чыгымнарны үз бюджетларыннан да карарга чакырды министр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бакчаларда милли мохит булдыру һәм «Әлифба»ны мәңгеләштерү турында

Форумда күтәрелгән иң кызыклы инициативаларның берсе – балалар бакчаларында милли уенчыклар куллану иде. Илсур Һадиуллин фикеренчә, баланың милли аңы кечкенәдән табигый мохиттә формалашырга тиеш. Министр балалар бакчаларында исемнәре татарча булган (Марат, Илһам, Сания һ.б.) һәм җирле мохитне чагылдырган уенчыклар куллануны мәҗбүри итәргә тәкъдим итте.

«Ана телләрен өйрәткәндә балалар бакчаларында үзебезнең җирлектә булган уенчыклар белән куллану мәҗбүри булачак. Чөнки чит илләрдән кайткан уенчыкларга карап, балалар үзләренең туган телендә булган, ана телендә булган исемнәрне кулланудан ваз кичәләр. Уенчыкларның исеме – Марат, Илһам, Сабирҗан яки Сания булсын. Бала уенчык белән уйнаганда аның исемен атарга тиеш, исеме татарча булгач, ул баланың күңеленә кереп калачак. Шул вакытта гына без милли тәрбия турында сөйли алабыз», – диде Илсур Һадиуллин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шул ук вакытта, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар халкының стратегик мирасы булган «Әлифба» дәреслеген мәңгеләштерү турында сөйләде.

Шакиров хәбәр иткәнчә, 2025 елда Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова авторлыгындагы, инде 40 мәртәбә нәшер ителгән «Әлифба»ны Россиянең милли мәдәни мирас реестрына кертү тәкъдим ителгән. Бу инициатива Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хуплау тапкан.

«Әлеге дәреслек гасырга якын халкыбызга хезмәт итә. Бу эшне тәмамлау безнең уртак бурычыбыз булып торачак. «Әлифба»бызны милли мәдәни мирас дәрәҗәсенә күтәрү Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга бигрәк тә кирәк. Бу безгә телне өйрәтүдә ышанычлы нигез, терәк булачак. Бабаларыбыз, әтиләребез, үзебез һәм балаларыбыз укыган шушы дәреслекне иң абруйлы тел өйрәтү дәреслеге буларак мәңгеләштерү бик дөрес булачак. Бу бит телнең нигезе, фундаменты», – диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Самара мөгаллимәсе мәктәпләрдә ир-ат укытучылар җитмәвен белдерде

Самараның «Яктылык» мәктәбе укытучысы Рәхимә Хәерова милли мәгариф өлкәсендәге тагын бер үткен проблеманы – ир-ат укытучылар җитмәү мәсьәләсен күтәрде. Ул бүгенге көндә тәрбия һәм укыту процессының төп йөге хатын-кызлар җилкәсендә булуына басым ясады.

Укытучы тарихи мисаллар китереп, элек бу өлкәдә ир-атларның роле зур булуын искә төшерде. Рәхимә Хәерова фикеренчә, бүгенге мәктәпләргә Хәлфиннәр яки Фәезхановлар кебек ир-ат мөгаллимнәрнең ныклы кулы һәм үрнәге кирәк.

«XIX гасыр һәм XX йөз башына күз салсак, бу өлкәдә фәкать ир-ат мөгаллимнәрнең эшчәнлеген күрербез. Әйтик, Хәлфиннәр династиясе: бу гаиләнең өч буыны – Сәгыйть Хәлфин, аның улы Исхак Хәлфин һәм оныгы Ибраһим Хәлфин Казан гимназиясендә һәм Казан университетында татар телен укытканнар. Шулар рәтенә татар мәктәпләрендә яңа, заманча ысуллар кертү мәсьәләсен күтәрүче Хөсәен Фәезханов исемен дә кертергә була. Безгә ир-егетләребезнең киң җилкәсе аеруча бүген кирәк», – диде мөгаллимә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Данис Шакиров: «Төп бурыч — мәктәпләрдә милли мохит тудырып, туган телдә фикер йөртүче шәхес формалаштыру»

Бүгенге көндә милли мәгарифне бары тик тел өйрәтү белән генә чикләү – хата, төп бурыч – мәктәпләрдә милли мохит тудырып, туган телдә фикер йөртүче камил шәхес формалаштыру. Бу хакта Данис Шакиров белдерде.

«Хәзерге көндә татар теле мөгаллиме өстенә төшә торган җаваплылык, таләп һәм өметләр бик зурдан. Татар теле мөгаллиме хәзер дәресен уздырырга түгел, аны балага бүләк итү осталыгына ия булырга тиеш. Әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәреп, әдәби әсәргә хас камиллек һәм сыйфатлар белән. Әмма туган телне яраттыру гына да аз, туган телдә фикерләргә өйрәтергә, туган телдә шәхес формалаштыру зарур. Аның дөньяга карашы математика, биология, тарих, география дәресләре аша бару – безнең уртак бурычыбыз», – диде Данис Шакиров.

Рәхимә Хәерова бу карашны куәтләп, Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә физика, математика һәм химия кебек фәннәрне дә татар теле белән тыгыз бәйләнештә укытырга, шулай ук укучылар өчен милли стильдәге киемнәр тегү кебек үзенчәлекләр кертелүен билгеләде.

«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: безнең мәктәптә башка фәннәрне – физика, математика, химия укыту да татар теле белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бу алым балаларның фәнни белемнәрен тирәнәйтү белән беррәттән, туган телдә фикерләү күнекмәләрен дә үстерә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Альбина Хәлиуллина: «Бала туган телне бакчада өйрәнми икән, ничек итеп ул алга таба татарча сөйләшә алсын?»

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина төбәкләрдәге татар кафедралары өчен грантлар системасын торгызырга чакырды. Ул мәктәпләрдә туган тел сәгатьләренең аз булуына, интернетта балалар өчен кызыклы татарча контент җитмәвенә һәм һәм балалар бакчаларында телгә игътибар булмауга борчылу белдерде.

«Яшьләр бүгенге вакытта интернетта утыра. Әмма анда яшьләр, яшүсмерләр, балалар өчен татарча кызыклы һәм фәһемле контент бармы? Балалар бакчалары – туган телне өйрәнүнең нигезе. Минемчә, мәгариф системасының беренче баскычы булган балалар бакчаларына игътибар бүген җитәрлек түгел. Бала туган телне бакчада өйрәнми икән, ничек итеп ул алга таба татарча сөйләшә алсын, ди?» – диде Альбина Хәлиуллина.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Форумда яшьләр исеменнән Халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчесе Рафаэль Усманов чыгыш ясады. Ул тел өйрәнүнең шәхси уңыш кына түгел, ә халыкның мәдәни мирасын саклауга кертелгән өлеш икәнен ассызыклады.

Чара ахырында фидакяр хезмәт куючы укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды һәм форум традицион «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net