Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил турында кисәтте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларны 19 апрельдә көтелә торган көчле җил һәм яшен турында кисәттеләр.
Республика халкына реклама щитлары, юл билгеләре һәм агачлар астында качмаска киңәш итәләр. Сак булырга, балаларны игътибар белән күзәтергә, кирәк булганда өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә киңәш ителә.
Ашыгыч хәлләрдә 112 номерына шалтыратырга кирәк.