Бөгелмә һәм Түбән Кама аэропортларында чикләүләр кертелде
Бөгелмә һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга чикләүләр кертелгән, дип хәбәр итте Росавиация.
«Бөгелмә, Түбән Кама («Бигеш») аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелгән. Чикләүләр очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк», - диелә хәбәрдә.