Казанда 9 яшьлек кызны машина бәрдергән, ул хастаханәдә
Казанда 9 яшьлек кызны машина бәрдергән, шуннан соң ул хастаханәгә эләгә.
«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 68 яшьлек Hyundai йөртүчесе Четаев урамы буйлап барган һәм светофорның яшел утына юл аша чыккан балага юл бирмәгән.
Кызны хастаханәгә алып киткәннәр.