Миңнеханов һәм «Полимекс» Төркия холдингы башлыгы алдагы проектлар турында сөйләштеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» Төркия холдингы идарәсе рәисе Эрол Табанджа белән очрашты. Сөйләшүләр Казан Кремлендә узды. Аларда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика гадәттәгечә Төркия белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирә һәм ике ил арасында бәйләүче булып тора. Аның сүзләренчә, моңа делегацияләр белән даими алмашу һәм Төркия җитәкчелеге белән җайга салынган элемтәләр ярдәм итә. Ул Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның Татарстанга карата яхшы мөнәсәбәтенә аерым басым ясады.
Республика башлыгы хәбәр иткәнчә, Төркия партнерлары белән уртак эш нәтиҗәләре сизелерлек: узган ел йомгаклары буенча Татарстан һәм Төркия арасында товар әйләнеше 4,5 млрд доллардан артып киткән. Ул Төркия компанияләре катнашында элек гамәлгә ашырылган барлык проектларның, шул исәптән «Полимекс» белән уртак инициативаларның уңышлы үсүен дәвам итүен өстәде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Полимекс» холдингы үзен ышанычлы партнер һәм инвестор буларак күрсәтте. Аның сүзләренчә, компания Казанның туристлык инфраструктурасын үстерүгә, шәһәрнең мәдәни мирасын һәм архитектур йөзен саклауга сизелерлек өлеш кертә, шулай ук тотрыклы үсеш һәм экология мәсьәләләренә игътибар бирә.