Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән яшь дипломатлар Казанда юбилей форумына җыелачак
12-16 май көннәрендә Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатларының X форумы узачак. Чара 60тан артык катнашучыны берләштерәчәк, алар арасында – Россия һәм ИХО илләренең тышкы сәясәт ведомстволарының яшь хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте органнары, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм халыкара экспертлар.
Форум «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы кысаларында уза һәм быел үзенең ун еллыгын билгеләп үтә. Бу еллар эчендә ул яшь дипломатлар эш режимында очраша торган бик аз мәйданчыкларның берсенә әверелде. Нәкъ менә монда соңыннан министрлыклар дәрәҗәсендә эшли торган элемтәләр урнаша.
Юбилей форумының төп темасы – «Россия-Ислам дөньясы яшьләр дипломатиясе һәм цивилизацияара диалог». Эшлекле программа дүрт юнәлеш буенча төзелгән: халыкара гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәниятара хезмәттәшлек; озак сроклы стратегия буларак «горизонталь дипломатия»; «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә Зур Евразия партнерлыгы һәм цифрлы технологияләр чорында дипломатия.
Рәсми ачылыш тантанасын Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавровның видеомөрәҗәгате билгеләп үтәчәк. Төп спикерлар арасында – Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Россия Тышкы эшләр министрлыгының халыкара гуманитар хезмәттәшлек департаменты бүлеге башлыгы, Россотрудничество Иҗтимагый советы комиссиясе җитәкчесе Константин Колпаков, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Екатерина Акопян, «Бөтендөнья яшьләр фестивале дирекциясе» генераль директоры Дмитрий Иванов һәм «Яшьләр дипломатиясе академиясе» рәисе Дилбәр Садыйкова.