Актаныш районында яшәүче Рәшидә Рәхмәтуллинага 103 яшь тулды
Актаныш авылында яшәүче Рәшидә Рәхмәтуллина 103 яшьлеген билгеләп үтте. Аны туган көне белән якыннары, туганнары һәм авылдашлары котлады.
Әбине туган көне белән тәбрик итәргә Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәнизә Шакирова һәм Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев килде. Алар аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, туганнарының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәвен теләде.
Олы яшьтә булуына карамастан, Рәшидә Рәхмәтулла кызы күңел күтәренкелеген һәм тормыш сөючәнлеген саклап калган. Очрашу вакытында ул җыр башкарды, бу бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләреннән берсе булды.
Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, Рәшидә Рәхмәтуллина озын гомер, тормыш зирәклеге һәм ныклык үрнәге булып тора.
Рәшидә апа 1923 елның 16 апрелендә Уразай авылында туа. Аның язмышы - өлешенә авыр сынаулар туры килгән тулы бер буын язмышы. Яшьтәшләре кебек үк, ул да коллективлаштыру елларын уза, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы кыенлыкларны кичерә.
Ире белән бергә Рәшидә апа дүрт бала (өч кыз һәм бер малай) тәрбияләп үстерә. Бүген инде ике баласы исән түгел.
Рәшидә апаның төп байлыгы - зур һәм тату гаиләсе: аның 7 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Ул аларның уңышларына шатлана, якыннарының мәхәббәтен тоеп гомер итә.
Менә инде 44 елдан артык Рәшидә апа килене Фәйрүзә тәрбиясендә яши.
Видеоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте.