Казанда ир-ат юл аркылы йөгереп чыкканда трамвай астына эләккән - видео
Казанда ир-ат юл аркылы йөгереп чыкканда трамвай астына барып кергән. Һәлакәт мизгеле видеога эләккән. Ролик социаль челтәрләрдә чыкты.
«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Алия Вәлиева хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Гвардейский урамында, 46 Б йорты каршында булган. 43 яшьлек ир-ат җәяүлеләр кичүе аша светофорның яшел утына йөгергән. Булган хәлдән соң аны хастаханәгә алып киткәннәр.